Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар 2020, 11:00

Закон Башкортстанда 1 гыйнвардан гамәлгә керде

1 гыйнвардан безнең республикада үзмәшгульлеккә салым түләү законы кертелде.

Аның кагыйдәләренә ярашлы, эшчеләр ялламый, үзләре түләүле хезмәтләр күрсәтүче русиялеләр керемнәреннән салым түләргә тиеш. Алар физик шәхесләр белән эшләгәндә керемнәреннән – 4 процент, компанияләргә хезмәт күрсәткәндә керемнәреннән 6 процент салым түли.

Теркәлгән барлык үзмәшгульләр дә интернет аша «Минем салым» сервисында теркәлгәннәр. Яңа статусны рәсмиләштергәннән соң, үзмәшгульләр дәүләт органнары алдында исәп тотудан азат ителәләр, ягъни ел саен салым хезмәтенә декларация тапшырмаячаклар.
Керемне махсус кушымта теркәп бара. Салым түләүче саткан товары яки күрсәтелгән хезмәте өчен махсус кушымта аша электрон чек бирергә тиеш. Ул автомат рәвештә түләүнең гомуми суммасын исәпләп, салым күләмен билгели. Пеня санала бармасын өчен, айның 25нче көненә кадәр теркәп өлгерергә кирәк.

“Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында 2024 елга Башкортстанда салым түләп эшләүче үзмәшгульләр саны 20 меңнән 50 меңгә кадәр җитәр дип фаразлана. Ә яңа салымнан керемнең 500 млн.сумга кадәр күтәрелүе көтелә.
Фото belnaviny.by
Читайте нас: