Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2020, 11:15

Чит ил студентлары Русия вузларын яратамы?

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Соңгы ун елда Русиягә чит илләрдән укырга килүчеләр саны ике тапкырга арткан.

2010 елда Русия уку йортларында 153 мең чит ил студенты белем алса, 2019 елда исә бу сан 297,9 меңгә җиткән. Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу чит илдә Русия мәгариф системасына хөрмәт белән караулары турында сөйли.

Бу студентлар илнең 688 югары уку йортында һәм 465 филиалында белем ала. Иң күбе Казан федераль университетында – 8717, аннан кала Русия халыклар дуслыгы университетында – 7248, Мәскәү финанс-сәнәгать университетында – 6123, Санкт-Петербургның Петр Бөек политехник университетында – 4976, Югары икътисаң мәктәбендә 4362 студент.

“Мәгариф” милли проектына ярашлы, 2024 елда Русиядә 425 мең чит ил студенты укырга тиеш.

Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Chit-il-studentlari-Rusiya-vuzlarin-yaratami-85065/
Читайте нас: