Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2020, 21:50

Республика тарихында беренче: Кыйгы районын хатын-кыз җитәкләячәк

Кыйгы районы хакимиятен бүген Зөһрә Гордиенко җитәкләде. Ул - республикада муниципалитет башлыгы булган беренче хатын-кыз.

Аның кандидатурасын урындагы совет депутатларына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте, ул аның эшлекле һәм һөнәри сыйфатларын билгеләп үтте.
Төбәк башлыгы 4 ел Кыйгы районын җитәкләгән Шамил Мөхәммәтдиновка рәхмәт белдерде һәм аңа Салават Юлаев ордены тапшырды.
“Шамил Рәдил улы үзен нәтиҗәле җитәкче итеп күрсәтте, ул Уфада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай аппаратында эшләячәк. Төньяк-Көнчыгыш төбәкне үстерүгә без бик җитди игътибар бирәчәкбез, Кыйгы районында яңа социаль объектлар барлыкка киләчәк”, - диде Радий Хәбиров.
Кыйгы районы советы депутатлары Зөһрә Гордиенко кандидатурасын бертавыштан хуплады һәм аны район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләделәр.
Читайте нас: