Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 21:50

Русиядә - яңа Хөкүмәт, социаль блок тулысынча яңартылган

Русия Президенты Владимир Путин “Федераль башкарма власть органнары структурасы турында” Указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин “Федераль башкарма власть органнары структурасы турында” Указга кул куйды.
Антон Силуанов урынына беренче вице-премьер кәнәфиен Президентның икътисад буенча ярдәмчесе булып эшләгән Андрей Белоусов алды.
Премьер-министрның ун урынбасары бергә кимеде. Анда яңа кешеләр дә бар, болар - Марат Хөснуллин, Виктория Абрамченко, Дмитрий Чернышенко, Алексей Оверчук һәм Дмитрий Григоренко. Юрий Борисов, Татьяна Голикова һәм Юрий Трутнев үз вазыйфаларын сакладылар.
Икътисади блок, көч структуралары хезмәткәрләре һәм төп дипломатия үзгәрешләр кичермәде: тышкы эшләр министры - Сергей Лавров, оборона министры - Сергей Шойгу, эчке эшләр министры - Владимир Колокольцев, энергетика министры - Александр Новак, сәнәгать һәм сәүдә министры - Денис Мантуров, финанс министры - Антон Силуанов, транспорт министры - Евгений Дитрих, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры - Владимир Якушев, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы - Евгений Зиничев, табигый ресурслар һәм экология министры - Дмитрий Кобылкин, Ерак Көнчыгышны үстерү министры - Александр Козлов, авыл хуҗалыгы министры - Дмитрий Патрушев.
Хөкүмәтнең социаль блогы тулысынча яңартылган. Вероника Скворцова сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан китте, аның урынына Дмитрий Мурашко куелды. Яңа мәдәният министры - Ольга Любимова, ул Владимир Мединскийны алыштырды. Мәгариф министры итеп Сергей Кравцов билгеләнде. Максим Топилин урынына хезмәт һәм социаль яклау министры итеп Антон Котяков куелды. Спорт министрлыгын Павел Колобков урынына Олег Матыцин җитәкләячәк. Фән министры - Валерий Фальков, ул Михаил Котюковны алыштырды.
Хөкүмәттә башка үзгәрешләр дә бар. Икътисади үсеш министрлыгын Максим Орешкин урынына Максим Решетников җитәкләячәк. Константин Носков урынына элемтә министры итеп Максим Шадаев билгеләнде. Андрей Коновалов урынына юстиция министры итеп Константин Чуйченко билгеләнде.
Фото Башинформ
Читайте нас: