Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2020, 16:30

Укучыларга Бразилия ите ашатканнар

Контроль идарәсе республика мәктәпләрендә туклану сыйфатын тикшергән. Нәтиҗәдә кайсыбер уку йортларына Бразилиядә җитештерелгән итнең китерелүе ачыкланган. Бу атнада Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә әлеге факт буенча каты сөйләшү булды.

“Без туклану өчен республика мәктәпләренә Башкортстан территориясе һәм Русия Федерациясе буенча продуктлар кертелү нисбәтен карадык. Ике район мине шаккатырды. Уфа һәм Кушнаренко районнары мәктәпләрендә республика продукциясе бөтенләй кулланылмый”, – дип канәгатьсезлеген белдерде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Аның әйтүенчә, Кушнаренко районында укучылар туклануы өчен Мәскәү өлкәсе Люберец районындагы бер компаниядән китерелгән итләр кулланылган. Җитештерү сертификатында “белок коллагеновый животный говяжий Новопро (пудра) и говядина бескостная замороженная, страна происхождения – Бразилия” дип язылган.

“Шушы итне безнең балаларга ашаталар. Мин бу хакта тагын күпме сөйләргә тиеш? Контроль идарәсе тагын бер тапкыр тикшерсен. Һәм мин сезне эшегезгә туры килү-килмәү мәсьәләсен куячакмын, – дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров район башлыгына. – Уфа районы – сез дә игътибарга алыгыз. Тәртип урнаштырганга кадәр мәктәп туклануын даими тикшереп торачакбыз. Бу сезнең җаваплылыктагы зона”.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: