Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар 2020, 11:00

Балалар түгәрәкләре өчен электрон сертификат белән түләргә мөмкин

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел Башкортстанда «Мәгариф» илкүләм проектында «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында түгәрәкләргә түләүнең яңа системасы эшли башлады.
Ул сертификат ярдәмендә дәүләт исәбенә өстәмә белем алу мөмкинлеген бирә. Проект әлегә сынау буларак 36 муниципалитетта гамәлгә ашырылды, шул исәптән Уфада да эшли. 2020 елның 1 сентябреннән ул республиканың барлык төбәкләрендә дә булачак.
Программа 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларга каралган.

Ата-аналар үзләре яшәгән җиргә якын секцияләр-түгәрәкләрне тапкач, электрон гариза җибәреп, сертификатны активлаштыра ала. Хәзерге вакытта навигаторда өстәмә гомум белем бирү хезмәтләрен күрсәтүче 492 оешма теркәлгән. Порталда 8391 өстәмә гомум белем бирү программасы буенча мәгълүматлар тупланган. Бирегә мәгариф, мәдәният һәм спорт юнәлеше буенча оешмалар кергән. Акрынлап өстәмә белем алуга лицензиясе булган шәхси сектор вәкилләре дә кертеләчәк.
Бер балага тәгаенләнгән сертификат суммасы - 8800 сум. Сертификатны навигаторда «сертификат белән түләү» билгесе булган бер яки берничә түгәрәккә түләү өчен файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, экология-биология үзәгенең бер түгәрәге елына 1800 сум тора.
Әгәр бала түгәрәккә йөрүдән туктаса (мәсәлән, авырып китсә), шәхси кабинетта тиешле гариза язып, акча “китүне” туктатып торырга була.



Шул ук вакытта өстәмә белем бирү учреждениеләрендә түләүле секцияләр-түгәрәкләр дә бар (мәсәлән, 2200 сумга тәкъдим ителә), һәм мондый түгәрәкләр өчен дә әти-әниләр әлеге сертификат аша түли ала.

Сертификат акчасы сайланган секциягә түләү өчен җитмәскә дә мөмкин. Әйтик, робот техникасы түгәрәге елына 13-14 мең тора. Ата-аналар аны үзләре түләргә тиеш түгел. Сертификатның акчасын активлаштырырга кирәк, ә калган өлеше муниципаль бюджеттан түләнәчәк. Әмма бу, төркемдә буш урыннар булган очракта гына мөмкин булачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр ителүенчә, яңа уку елыннан республиканың барлык төбәкләрендә дә бу система эшли башлагач, белем бирү программаларының 30%ы сертификатлар белән түләнәчәк.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Balalar-t-g-r-kl-re-chen-elektron-sertifikat-bel-n-t-l-rg-m-mkin-87213/

2020 елның 17 гыйнварына 193 849ата-ана навигаторда теркәлгән. 60 мең бала бу сертификатлардан файдаланган да инде.

Килеп туган сораулар буенча навигатор аша Төбәк модель үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шулай ук муниципалитетлардагы бүлекләр яки мәгариф идарәсе белән дә элемтәгә чыгарга мөмкин.

Төбәк модель үзәге хезмәткәре электрон почтасына язарга мөмкин [email protected] яки +7 (347) 273-26-04 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Читайте нас: