Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2020, 11:15

ЗАМАНЧА КИТАПХАНӘЛӘР АРТСЫН

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан #Башкортостан

23 мартта В. Путинның май указын гамәлгә ашыручы “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында 2021 елда муниципаль модельле китапханәләр булдыру өчен конкурс сайлавы үтәргә гаризалар кабул ителә башлаячак. Гариза кабул итү 2020 елның 9 апреленә кадәр дәвам итә.
Конкурс сайлавы нәтиҗәләре буенча 2020 елда Башкортстанда 3 модельле китапханә барлыкка киләчәк. Благовар районында (Үзәк район китапханәсе), Дүртөйле районында (Әсән авылы китапханә филиалы), Туймазы районында (Кандра авылы китапханәсе). Аларны булдыру өчен республика федераль бюджеттан 20 млн. сум акча алачак.
Модельле китапханәләр булдыру проектының төп максаты – хезмәтләндерү сыйфатын арттыру, китапханә фондын баету, интернетка керү мөмкинлеген киңәйтү һәм заманча китапханәләр булдыру.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Zamancha-kitaphan-l-r-artsin-90340/
Читайте нас: