Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2020, 22:55

Кытайга бармаска тәкъдим итәләр

"Русь-тур" туроператоры туристларны "кытай" коронавирусы эпидемиясе аркасында, Хайнань утравыннан вакытыннан алда чыгара.

Кытай утравы администрациясе, эпидемиологик хәлне яхшыртканчы, экскурсияләр һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыйды. Ростуризм Русия туроператорларына Кытайга турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте. Кытайга сатып алынган турлардан баш тарткан кешеләргә акчалары тулысынча кире кайтарыла. Туристларны утраудан көн саен чыгару планлаштырылган. Утрауда, бүгенгесе көндә, бер меңгә якын Русия гражданы исәпләнә. Хайнань янындагы Санья шәһәр курортын да коронавирус эпидемиясе аркасында япканнар. Әлеге вирус беренче тапкыр, 31 декабрьдә Ухань шәһәрендә теркәлгән. Авыруның беренче симптомнары -югары температура, авыр сулыш алу һәм йөткерү.
Хәзерге вакытта 57 һәлак булучы һәм 2000 гә якын инфекцияле кеше турында билгеле.
Русия аэропортларында Азия илләреннән кайткан һәрбер туристны җентекле тикшерү үткәрәләр. Бүгенгесе көндә бер миллионнан артык кешенең тикшерү үтүе билгеле. Русиядә әлеге авыру очрагы теркәлмәгән.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: