Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2020, 18:40

Февраль аномаль булачак диләр

Синоптиклар Русиядә февральнең нинди булачагын әйтте.

Илебезнең күпчелек өлешендә февраль ае гыйнвар ае кебек аномаль җылы булачак. Бу хакта «Фобос» үзәге сайтында хәбәр ителә.

Илнең төньяк-көнчыгышында гына метеорологлар аномаль салкыннарны көтә. Анда температура гадәттәгедән 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.

«Калган территориядә сезонга хас булмаган җылы һава торышы көтелә, уртача алганда, нормадан 2-4 градуска югарырак була», – дип билгели синоптиклар.

Шул ук вакытта, белгечләрнең фаразлары буенча, Себернең урта киңлекләрендә һәм илнең Европа өлешендә тагын да җылырак һава торышы булырга мөмкин.

Аерым алганда, Мәскәүдә февраль аз гына салкын булачак, ә аннан соң температура март ахырындагыга якын була. Ай уртасында бераз салкынайта, әмма температура фоны барыбер нормадан югарырак булачак, ә ай азагында башкалага һәм безнең тарафларга «чираттагы җылылык» киләчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: stroy-podskazka.ru сайтыннан
Читайте нас: