Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2020, 11:35

Республикада 300 ФАП - авария хәлендә

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан #Башкортостан

“Сәламәтлек” милли проекты кысаларында Башкортстанда 72 модульле фельдшер-акушер пунктлары сатып алу күзаллана, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
“Аларның 57се федераль бюджеттан бүленгән чыганакларга сатып алынса, 15е – республика бюджетыннан. Шулай ук 2019 елда республика адреслы инвестицион программасы исәбенә төзелә башлаган 13 ФАПны да сафка тапшыру планлаштырыла”, - ди сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникиева.
Әйткәндәй, республикада барлыгы авария хәлендәге 300 фельдшер-акушер пунктларын алмаштырырга кирәк. Бер ФАП бәясе - 3тән алып 5 миллион сумга кадәр.
Модульле ФАПлар барлык заманча таләпләргә туры киләләр.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әйтүенчә, иң мөһиме – яңа ФАПлар фельдшерлар белән тәэмин ителгән булсын.
“Сәламәтлек” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча булдырылган иде.
Фото: bash.news
Читайте нас: