Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 февраль 2020, 13:25

Кытайның Али-Экспресс посылкалары хәвефлеме?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайдан килүче посылкалар аша яңа 2019-nCoV коронавирусын йоктыру хәвефе юк дип белдерә. Бу хакта ВОЗ Twitter-да язып чыкты.

“Соңгы анализларга ярашлы, безгә коронавирусларның хат яисә посылка ише әйберләрдә озак яшәмәүләре билгеле”, - дип яза ВОЗ. Тикшеренүләр шуны да ачыклаган: коронавирус организмнан читтә озак яшәми, нәкъ шуңа аны йоктыру куркынычы юк.
ВОЗ шуны да искәртә: составларында антибиотиклар булган медицина препаратлары 2019-nCoV коронавирусын дәвалауда яисә профилактикалауда кулланылырга тиеш түгел, чөнки антибиотиклар бары тик бактерияләргә каршы гына көрәшә. “Бүгенге көндә бу вирусны дәвалар өчен махсус билгеләнгән дарулар юк”, - диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын хәбәрендә. Йорт хайваннары яңа инфекцияне кешегә йоктыра аламы дигән сорауга оешма белгечләре андый хәбәрләр яисә дәлилләр булмавын әйтә.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: