Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль 2020, 22:40

Гәзит- журналларга язылу башланды

Рәсми язылу барышында 800 басма тәкъдим ителә. Беренче яртыеллык бәяләре апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

Русия почтасы яздыру акциясендә, башлыча, федераль басмалар катнаша. Алар Русиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла. Акция барышында район һәм җирле басмаларга да язылу оештырыла. Почта бүлекләрендә басма матбугатны темалар һәм төбәкләр буенча күрсәтмә белән, каталог буенча сайларга мөмкин. Һәр гәзит һәм журналның уникаль идентификаторы бер хәрефтән һәм дүрт саннан торган язылу индексы бар. Русия Элемтә министрлыгы 2500 басмага ташламалы яздыру оештырырга да җыена. Русия почтасы каталогы буенча 25% һәм альтернатив язылу агентлыклары каталоглары буенча 20% ташлама каралачак.
Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: