Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2020, 15:15

Һава торышы – көйсез кыз кебек.

Узган тәүлекләрдә дулаган бураннар уфалыларга янә бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырды

Узган тәүлекләрдә дулаган бураннар уфалыларга янә бик күп мәшәкатьләр, кыенлыклар тудырды
Һава торышы – көйсез кыз кебек. Бер карасаң, мулдан кар явып китә. Икенче көнне бар халыкны аптыратып, инде җепшеткән була. Бу атнада да күпләп кар яуды, тирә-якны ак пәрдәгә төреп, буранлап та алды. Ишек алларын кар басты. Әле тегендә, әле монда кар әсирлегеннән ычкынырга тырышып, бер урында “тыпырчынып” торучы машиналар күбәйде.
Уфа урамнарын кардан тазартып торалар, әлбәттә, әмма кайсыбер ишек алларында хәлләр - мүкәйләп үтәрлек кенә: шушы көннәрдә билгесез берәү Уфаның Халтурин урамында бер әбинең ишек алдыннан кар ерып, мүкәйләп баруын видеога төшергән. Һәм видеоязманы “Instagram”да “БашДТП” төркеменә урнаштырган.
Кадрда әбинең тирә-ягын кар баскан ишек алдыннан көч-хәл белән шуышып дигәндәй баруы күренә. Роликның авторы Уфаның социаль хезмәткәрләреннән бу хәлгә игътибар итүләрен һәм олы кешегә ярдәм кулы сузуларын үтенә. Кая китеп бара әбекәй? Кибеткәме? Даруханәгәме? Кайсы тарафларга юлланса да, өлкән кешенең барлы-юклы көчен туплап, барасы җиренә кар ерып барырга мәҗбүр булуы аяныч күренеш.
Уфа урамнарын, ишек алларын кардан чистарту, күпләп яуган кар аркасында транспорт хәрәкәтенең тукталмавын тәэмин итү – башкала мэриясенең көн кадагына суккан актуаль мәсьәләләренең берсе. Уфа мэры Өлфәт Мостафинның беренче урынбасары Салават Хөсәенов карны читкә чыгару проблемасына кагылышлы киңәшмә үткәрде. Район хакимиятләренең коммуналь хуҗалыклар тарафыннан башкарылган эшләр турында отчетын тыңлаганнан соң, Салават Хөсәенов тагын бар тапкыр коммуналь хезмәтләрнең көчәйтелгән режимда эшләвен билгеләде. “Әмма барыбер дә башкарылган эшләр буенча замечаниеләр бар”, - диде ул. Бигрәк тә Октябрь, Совет, Орджоникидзе районнарында яшәүчеләрдән аһ-зарлар күп – ишек алларын кардан тазартып өлгерә алмыйлар.
Салават Хөсәенов исә территорияләрне, аеруча ишек алларын тәүлек әйләнәсенә көчәйтелгән режимда кардан тазартырга кушты. Киңәшмәдә кардан тазарту эшләренә гражданнарның шунда ук ишек аллларында куелган машиналары комачаулау факты турында сүз барды.
- Машиналар ишек алларын чистартырга комачаулый, бу аңлашыла. Транспортны күчерергә, машина хуҗаларын кардан тазарту эшләре турында алдан даими кисәтергә кирәк, - дип ассызыклады Салават Хөсәенов. – Алдагы көннәрдә һава торышының тагын да начараюы көтелә. Шуңа күрә эшләрне дөрес итеп оештырырга, аның үтәлешен контрольдә тотарга кирәк. Гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен бигрәк тә йорт, бина башларын кардан чистарту эшләренә игътибар бирергә!
Коммуналь хуҗалык эшчеләре белән бергә мэрия хезмәткәрләре дә, өмәләр ясап, урамнарны кардан чистарту эшләренә чыга. Мәсәлән, 4 февральдә башкалада, көчле кар яуганлыктан һәм гадәттән тыш хәлләр режимы кертелү сәбәпле, шәһәрне тәртипкә китерергә – коммуналь хуҗалык эшчеләренә ярдәмгә чыгарга кушылды.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин үзенең кул астында эшләүче хезмәткәрләренә башкалада булган барлык көчләрне һәм чараларны тупларга һәм территорияләрне кардан тазарту эшләренә юнәлтергә кушты. Ул шулай ук бу эшләрне контрольдә тотучы идарәләрдән коммерция оешмалары, уку йортлары, төзелеш объектлары белән тәрриторияләрне тәртиптә тотарга кирәклеге турында аңлату эшләре үткәрүне үтенде.
“Урамнардагы хәлләрне, һава шартларын күреп торасыз. Хәзер бар көчне шәһәрне кардан тазартуга юнәлтергә кирәк”, - диде мэр.
Өлфәт Мостафин эшне урыннарда оештырырга – аның үз сүзләре белән әйтсәк, “халык белән диалог төзергә кирәк”. “Шәһәр хезмәте диспетчерлары гражданнарның аһ-зарларын кабул итү урынына аларны игътибарсыз калдыра, дигән шикаятьләр килә. Мондый хәлгә юл куймаска кирәк”, - дип ассызыклады хакимият башлыгы.
...Алдагы көннәрдә һава торышы ничек кенә булса да, коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре бу хәлләргә әзер торырга, иң беренче чиратта шәһәр халкының иминлеге турында уйларга тиешлеге көн кебек ачык.

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru
  • Читайте нас: