Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 февраль 2020, 15:25

Радий Хәбиров: "Туган ягыма кайту гына мине чынлап бәхетле итте"

#Радий Хабиров

«Торатау» Конгресс-холлында үткән #Дома студентлар форумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашкан читтә белем алучы студентларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте.

Форумга Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Казан, Екатеринбург, Магнитогорск, Оренбург, Самара, Пермь, Ханты-Мансийск, Әлмәт, Сургут һәм Башкортстанның уку йортларыннан меңгә якын студент килгән иде. Республика башлыгы, кызганычка каршы, студентлар белән очрашуда шәхсән катнаша алмавын белдерде, чөнки ул әлегә Дәүләт Советы линиясе буенча Мәскәү өлкәсендә губернаторлар укуларында.

«Киләчәктә югары класслы белгечләр булып кайту өчен сез әле республикадан читтә яхшы белем аласыз. Мин хөкүмәткә студентларыбызга мөмкин кадәр нәтиҗәле ярдәм итү турында план әзерләргә куштым. Инде бүгеннән бездә киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге булган түләүле стажировкалар бар, яшь белгечләр өчен күтәрелеш һәм грантлар булдырылды, торак сатып алырга да булышабыз. Тик сез бит бу уңайлыклар булган өчен генә кайтмыйсыз. Мин үзем күп еллар туган җирдән читтә эшләдем. Бу миңа зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Тик мин һәрвакытта да кайтырга хыялландым. Туган ягыма кайту гына мине чын-чынлап бәхетле итте. Шулай булгач, сезнең барыгызны да өйдә көтеп калабыз", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Көннең беренче яртысында 12 мәйданчыкта югары уку йортлары студентлары белән профильле министрлыклар җитәкчеләре очрашты, алар яшь белгечләрне нинди ярдәм чаралары көтүе, республиканың нинди юнәлештә үсүе турында сөйләделәр.
Форумның интерактив мәйданчыкларында студентлар өчен Башкортстанның 50дән артык оешмасы һәм предприятиеләре тарафыннан 500дән артык вакансия тәкъдим ителде. Оешмалар арасында «ОДК-УМПО», «ПАКЕР» фәнни-җитештерү фирмасы, «Газпром трансгаз Уфа», «АК ВНЗМ», «Башнефть», «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт», «БашИнком»НВП кебек эре предприятие вәкилләре бар иде.

Форум кысаларында актив чыгыш ясаган студентларга төбәк башкарма хакимият органнарында, республика башлыгы хакимиятендә стажировка үтү өчен сертификатлар тапшырылды.
Онлайн-нетворкинг мәйданчыгы форумда катнашучыларга чатларда аралашырга, мәйданчык спикерларына онлайн режимда сораулар бирергә, анкета үткәрергә мөмкинлек бирде.

Шулай ук студентлар белән Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Андрей Назаров, аның хезмәттәшләре, республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин очрашты.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: