Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2020, 16:10

Җәйне көтәбез. Нинди булыр ул?

Синоптиклар соңгы ун еллык һава торышындагы үзгәрешләргә анализ ясап, мондый фаразлар белдерә.

Быел кыш өшетмәсә дә язны, җәйне көтәбез инде. Нинди булыр чираттагы җәебез? Җылы булырмы? Корылык килмәсме? Яңгырлары белән чиләндермәсме?...Бу сораулар барыбызны да борчый.
Синоптиклар соңгы ун еллык һава торышындагы үзгәрешләргә анализ ясап, мондый фаразлар белдерә.
Себердә
Соңгы фаразлар буенча, Себердә коры, җылы җәй көтелә. Урыны белән корылык та булыр. Көнчыгыш Себердә климат июнь-август айларында Азия антициклоны йогынтысында булыр, ди белгечләр.
Июльдә һәм августның беренче яртысында һава температурасының 38-40 билгесенә кадәр җитүе бар.
Төньяк Себердә коры, әмма уңайлы җылы һава көтелә.
Красноярский крае һәм Алтайда июнь-июльдә уртача температура плүс 23-26 булуы көтелә.
Урыны белән явым-төшем дә булыр. Августта бераз җиләсрәк, һава температурасы плүс 20-23 булыр, ай азагына яшенле яңгырлар килер.
Новосибирский, Кемерово һәм Иркутский өлкәләрендә җәй эссе булмас.
Иң югары температура июньдә плүс 19-21градус булса, июльдә терекөмеш баганасы плүс 22-24 градус күрсәтер.
Приморье һәм Ерак Көнчыгыш
Биредә быел көчле яңгырлар күп булыр. Көчле җил, давыл, гарасатлар урап узмас. Июньдә 20-25 градус җылылык көтелә. Июль, августта җылырак булачак, әмма эссе түгел.
Ерак Көнчыгышка җәй бик җай гына, июнь башында килер. Яр буе районнарында диңгез һәм континенталь һава катламы хакимлек итәчәк. Алар җылы җәйге муссонны хасил итәр.
Уртача температура июльдә, якынча, плүс -18-20, диңгездән ераграк урыннарында плүс 23-28 градус булыр.
Аучы диңгезе һәм Курил утраулары буйларында салкын булыр җәй. Анда җылылык 12-15 градустан артмас.
Курилны томан каплар. Яр буе районнарына давыл, тайфун ябырылуы ихтимал.
Кырымда?
Инде күпләр анда барып ял итергә ниятләп торадыр. Иң яхшы һава торышы ярымутрауның көньягында булыр. Биредә 26-29 градус эсселек көтелә.
Кырымның дала өлешендә ял итәргә җыенучылар, белегез, монда бик эссе булачак. Чын челлә көтелә анда. Күләгәдә 28-30 градус булыр. Мондый климат шартлавы нәтиҗәсендә температура кинәт төшеп, давыллар тууга сәбәпче булачак.
Башкортстанда?
Синоптиклар фаразы буенча, бездә коры җәй көтелә. Июньдә – 22-25, июльдә 23-28, августта 24-27 градус эсселек булыр дигән фаразлар бар.
Чын булса, үзебездә дә кызынырлык була икән.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: