Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 февраль 2020, 23:55

Төркия эшкуарлары - Башкортстанда

#РадийХабировБашкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 31 гыйнвар көнне “Торатау” Конгресс-холында Төркия Республикасының бизнес-делегация вәкилләре белән очрашты. Уфада алар “ЛегПром-2020” җиңел сәнагать форумында катнашты.

  • Мин барыгызны да Башкортстан җирендә сәламлим, - диде төбәк җитәкчесе. – Сезнең кайсыберләрегез белән эш башладык та инде. Яңа предприятиеләрне күрүе дә бик күңелле. Сезнең республикага инвестицияләр кертүегез белән кызыксынабыз.
  • Без үзебез белән 20ләгән эшкуарны алып килдек, - диде җавап итеп делегация башлыгы, Черкезкей шәһәренең сәүдә-сәнагать палатасы президенты Сөләймән Козува. – Аларның барысы да – безнең палата әгъзалары, минем якын дусларым, зур эшкуарлар. Мин аларга Башкортстан турында күп сөйләдем, шуңа күрә алар Сезнең белән шәхсән танышырга теләк белдерделәр.
  • "Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү" милли проекты кысаларында оештырылган очрашу барышында ике республика вәкилләре Стамбулда республиканың вәкиллеген ачу, җиңел сәнагать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, шулай ук Kozuva компаниясе белән хезмәттәшлек итү турындагы меморандумны тормышка ашыруга әзерлек турында сөйләштеләр.
    Автор: Альфия Салимгараева
    Читайте нас: