Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 февраль 2020, 15:25

"Кочаклап үбеп, премия бирәчәкбез!"

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе муниципалитет башлыкларын хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.Ул ассызыклавынча, бу төбәктә иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.

— Безнең муниципаль хакимиятләр һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре полиция участокларын ремонтлау буенча гына түгел, гомумән, хәвефсезлеккә караучы барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә тиеш. Мин хакимият башлыкларына эчке эшләр органнары вәкилләрен кешеләрдән нинди шикаятьләр килүе, кайда полиция участок пунктлары, кайда патрульләр җитмәве белән таныштырып торырга киңәш итәр идем. Бу сөйләшү буенча һәр муниципалитеттан мәгълүмат җыярга кирәк: кайда алар проблеманы үзләре хәл итә ала, ә кайда бездән ярдәм сораячак, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, полициянең участок пунктларын ремонтлау зарурлыгын ассызыклады. Радий Хәбиров фикеренчә, тузган биналар гражданнарда ышаныч уятмый.

— Һәр муниципалитетның үзендә киңәшмә үткәрүен сорыйм. Аны "хокук бозуларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү" дип атагыз. Әгәр берәр хакимият башлыгы миңа хәзер аның муниципалитетында — оҗмах һәм кешеләр урамнарда тыныч йөри, җәмәгать урыннарында җинаятьләр саны да зур түгел, дип әйтсә, кочаклап үбеп, премия бирәчәкбез. Тик мин моны беркем дә әйтә алмас дип уйлыйм, — дип белдерде республика Башлыгы.

Чарада, шулай ук, социаль тернәкләндерү үзәкләрен ачу зарурлыгы билгеләп үтелде. Радий Хәбиров белдерүенчә, айныткычлар, яки башка махсус учреждениеләр булмау җинаятьчелеккә каршы көрәштә кыенлыклар тудыра. Бу уңайдан башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: