Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 февраль 2020, 22:10

“Әлегә җырлау-бию урынсыз!” “Әлегә җырлау-бию урынсыз!”

Бүген республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә төбәккә коронавирус инфекциясенең керү һәм таралу мөмкинлеген булдырмау мәсьәләсен тикшерделәр.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов әйтүенчә, бүгенге көнгә Кытайдан Башкортстанга кайтучыларда 30 ОРВИ очрагы теркәлгән, әмма анализлар коронавирус барлыгын күрсәтмәгән. Уфа аэропортында Кытайдан кайтучылар тепловизорлар кулланып һәм лаборатор тикшеренүләр белән контрольдә тотыла.
Александр Жеребцов кеше күп җыелган урыннарда дезинфекцион режим булдыруны һәм күп кеше катнашкан чараларны күчерүне муниципалитетларга контрольгә алырга тәкъдим итте.
– Безгә әлегә сәбәпсез һәм урынсыз җырларга-биергә кирәкми, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта бездә 23 февраль белән бәйле чаралар булачак. Аларны булдырмый кала алмыйбыз. Шәһәр һәм район башлыкларына дезинфекцион режимның нәрсә икәнен төгәл төшендерергә һәм, бәлки, минем култамга белән хат әзерләрләргә кирәк.
Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров әйтүенчә, бүген коронавирус инфекциясен кисәтү буенча штабның киңәйтелгән утырышы үтәчәк. Радий Хәбиров бу мәсьәләгә җитди игътибар бүләргә кушты.
Читайте нас: