Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль 2020, 14:15

Теләгән кеше табар да, “салыр” да, үләр дә...

Әмма республика җитәкчелеге, бернигә карамый, җитди чаралар ярдәмендә гомерләрне саклап калу бурычы куя.Быел Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстанда “коры закон” кертелде. Атап әйткәндә, 3 гыйнварда кибетләрдә спиртлы продукция һәм хәтта сыра сатуны тыйдылар, шулай ук 4, 5 һәм 6 гыйнварда 14:00дән соң алар сатылмады.

Халыкта бу төрле фикер­ләр тудырды. Күпләр моның белән килеште, ләкин каршылар да булды. Еш кына социаль челтәрләрдә Башкортстанда Яңа ел бәйрәм­нәрендә ни өчен “коры закон” кертелүе турындагы сорауларны күрергә туры килде. Өстәве­нә, кайбер көннәрдә — өлешчә, ә, әйтик, 3 гыйнварда тулысынча. Ә ни өчен фәкать 3 гыйнварда гына?Әйе, күпләр бу чаралар­ның нәтиҗәсенә ышанмады. Ә гыйнварның сату тулысынча тыелган аерым көннә­ре уйламыйча сайланган, дип лаф ордылар. Чынлыкта исә бу алай түгел. Карар кабул иткәндә һәм даталарны сайлаганда республика җи­тәк­челеге күпьеллык статистикага таяна. 1 гыйнвардан соң ук Русиядә (аерым ал­ганда, Башкортстанда да) үлемнәр саны арта. Ә үлем очракларының иң ешайган чагы нәкъ менә быел алкоголь сату тулысынча тыелган көннәргә туры килә.
Үлем сәбәпләре төрле — авырулардан һәм агуланулардан бәхетсезлек очракларына кадәр. Тик аның нигезендә һәрчак алкоголь ята. Үлемнәр саны да меңәрләп исәпләнә. Безнең гражданнар бу көннәрдә күпләп кырыла. Ә бит болар кемнеңдер әти-әнисе, абый-энеләре, бабайлары...
Кеше тели икән, каян һәм ничек эчәргә һәрчак табачак, дигән каршылыклы фикер киң таралган. Әйтик, алдан ук запас туплый, күрше­сеннән көмеш­кә сатып ала... Бу шулай, әмма зур саннар төшенчә­се һәм бу саннар арасында үзара бәйләнеш бар. Моңа ышанмаска да мөмкин, ләкин, белгечләр фике­рен­чә, билгеле бер террито­риядә билгеле бер вакытта спиртлы эчемлек-ләр күлә­ме азрак булса, үлем дә шул процентка азрак булачак. Менә шундый хәл­ләр.
Әлбәттә, бик теләгән кеше табар, эчәр һәм үләр. Әмма республика җитәкче­леге нәкъ менә шушы чаралар ярдәмендә йөзәрлә­гән гомерне саклап калачак, алар әле үк инде коткарыл­ган. Кемнәрнең го­мер­ләре — хәзер беркем дә әйтмәя­чәк. Статистика шәхси бе­рәм­лекләр белән эш итми. Әмма шуны бе­лер­гә кирәк, бу статистика эчендә аерым алынган кемнеңдер гомере һәм гаилә язмышлары. Шул исәптән балаларныкы да.
Бу яңа ел каникулларында алкоголь сатуны кисәтү буенча республика җитәкче­леге күргән чаралардан мыскыл итеп көләр­гә теләсәгез, шуны истә тотыгыз, бу чаралар ярдә­мендә кемнеңдер гомере коткарылды. Кемнең­дер балалары ятим калмады.
Ә саннарга килсәк, алар түбәндәгечә: Яңа ел бәй-рәм­нәрендә республикада алкоголь сату 27 процентка кимегән. Гомумән алганда исә, былтыр конфискация­ләнгән суррогат аннан алдагы еллар күрсәткечен берничә тапкыр арттырды. Узган ел республикада сигез яшерен цех юкка чыгарылды, 70 мең литрдан артык спиртлы продукция тартып алынды.
— Без җитди нәтиҗә­ләргә ирешә алдык. Саннарга килсәк, былтыр республикада, 2018 ел белән чагыштырганда, алкоголь белән агуланудан 70 процентка азрак кеше үлгән. Бу дистәләрчә коткарылган гомерләр. Минем өчен бик мөһим күрсәткеч. Сатуны чикләү алкогольгә каршы тоталь көрәш дигән сүз түгел. Төп бурыч — суррогатны юкка чыгару. Шуның белән беррәттән без җәм­гыятьтә алкоголь спорт һәм актив тормыш рәвеше белән кысрыклап чыгарылсын өчен шартлар тудырабыз, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Һәм бу шулай түгел дип әйтеп карагыз.
Читайте нас: