Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль 2020, 22:45

"Инвестицияләр өлкәсендә уңай динамика күзәтелә"

Әлшәй районы буйлап эшлекле сәфәре ахырында республика җитәкчесе Радий Хәбиров район башлыгы Дамир Мостафин белән территорияне алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар.

Дамир Мостафин Радий Хәбировка муниципалитетның социаль-икътисади күрсәткечләре динамикасын бәян итте, район үзәк дәваханәсенең матди-техник базасын ныгыту турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Казанка һәм Ташкүбә авылларындагы ике фельдшер-акушерлык пункты авария хәлендә. Башкортстан Башлыгы аларны модернизацияләүне агымдагы ел планына кертергә кушты.

- Әлшәй районы - зур, көчле, нык, яхшы традицияләре белән алга баручы, үсешүче төбәк, - диде Башкортстан Башлыгы, сәфәргә йомгак ясап. - Мине сезнең территориядә берничә зур инвестиция проектының гамәлгә ашырылуы сөендерә. Болар - «Таврос» компанияләр төркеме, «Башкортстан бройлеры» җәмгыяте һәм башка предприятиеләр. Бу тармакларда уңай динамика күзәтелүе куанычлы.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: