Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2020, 23:45

Радий Хәбировны камера “таныган”

“Хәвефсез шәһәр” системасының күзәтү камералары кешеләрне йөзләре буенча таный башлаган. Тәү чиратта бу җинаятьчеләрне тиз арада ачыклар өчен кирәк.

Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үзәген барып күрү кысаларында Радий Хәбиров “Хәвефсез шәһәр” камераларының йөз буенча ачыклау системасын үзендә сынап карады.
Күзәтү камерасы скриншотыннан күренүенчә, система чыннан да эшли. Ясалма интеллект Радий Хәбировны берничә тапкыр 70тән алып 80%ка кадәр ихтималлык белән танып алган, шулай ук күп кешеләр арасыннан цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикинны “тапкан”.
Мондый камералар Инорс бистәсендә урнаштырылды. Уфаның төньягы үзенә күрә “пилот” проекты булып тора: биредә яңа полиция бүлеге ачылды, урамнар өстәмә яктыртылды, күзтү камералары урнаштырылды.
Радий Хәбиров җинаятьчеләрне кулга төшерү хәзер җиңеләячәк дип белдерде:
“Гражданнарыбыз үз гомерләре һәм акча янчыклары өчен тыныч булсын дигән нияттә Уфада 951 шундый камера урнаштырдык. Димәк, кешеләргә тыныч яшәргә комачаулаучылар, закон бозучылар аңларга тиеш – күзәтү камералары ярдәмендә без керү һәм чыгу нокталарын акрынлап ябып бетерәбез. Закон бозучыларны колакларыннан сөйрәп судка тапшырачакбыз”.
Әйткәндәй, бу система Кытайда актив үсешкән. Бу илдә видеокүзәтүгә шулай ук социаль кредитлар системасы да тоташтырылган. Гади генә әйткәндә, система кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтә. Җәмәгать тәртибен бозучылар штраф баллары ала.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: