Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 февраль 2020, 22:15

Туып кына торыгыз - түләп кенә торырлар

Узган елда Башкортстанда ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр алуга 1,3 мең чамасы гариза кабул ителгән.

Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк, дип билгеләп үттеләр төбәк буенча Пенсия фонды бүлегендә. Түләүләрнең гомум суммасы 151,5 миллион сумнан артып киткән.

Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан ана капиталы сертификаты булган гаиләләрнең күбесенә икенче бала өчен айлык түләү алу мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр үз көченә керде.

Хәзер гаиләнең бер кешегә исәпләнгән айлык кереме ике яшәү минимумына кадәр арттырылган. Моннан тыш, айлык түләү күләме дә артты.

Башкортстанда, ай саен 9789 сум акча түләүләрен сорап, гаиләнең һәр әгъзасына керем 20 868 сумнан артмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала.

Пенсия фонды сайтында исәп-хисап ясау уңайлылыгы өчен махсус калькулятор бар, аның ярдәмендә гаиләнең айлык түләүгә хокукын һәм аның күләмен конкрет төбәктә билгеләргә мөмкин.

2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итә. Узган елдагы белән чагыштырганда, ул 13 591 сумга арткан.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: