Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 февраль 2020, 21:40

"Болай булса, килеп тә йөрмәгез!"

Бүгенге оператив киңәшмәдә Радий Хәбировтан түрәләргә дә эләкте.

Республика Башлыгы ведомство җитәкчеләренең телефоннарга кадалып утыруына карата канәгатьсезлеген белдерде. Ул, залда мондый кешеләр кирәкми, дип билгеләп үтте һәм аларны мебель белән чагыштырды.
— Менә сез, мәктәпләрдә балаларның телефоннарын алырга кирәк, дисез. Ә миңа монда барысы да яхшырак күренә. Әйтегез әле, сез нигә монда киләсез? Шәхсән һәрберегездән сораргамы? Зинһар, телефонда чокынып утыру өчен килмәгез. Безне кешеләр карый. Без, гомумән, туры эфирда утырабыз. Миңа монда җиһазлар кирәкми. Эш өчен егерме кеше җитә. Балаларны чикләргә җыенабыз, әмма сез моны үзегездән башлагыз, — диде Радий Хәбиров.

Бу сүзләрдән соң ул җыелучылар белән кискен хушлашты һәм утырыш залыннан чыгып китте.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: