Тәтешле хәбәрләре
-6 °С
Ачык
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 февраль 2020, 14:20
Яз кайчан килә?
Синоптиклар язның да аномаль булуын фаразлады.
gismeteo.ru порталы мәгълүматлары буенча 25 февральдән республикада тотрыклы көндезге уңай температура урнашачак. Сишәмбе көнне Уфада көндез +2 градуска кадәр, җомга — 28 февральдә +4 градуска кадәр җылытачак, төнлә ноль булачак. Мондый температура фоны кыш азагында климат нормасыннан якынча 10-12 градуска югарырак, шуның аркасында яз безнең төбәккә гадәти сроклардан бер айга иртәрәк килүе мөмкин.
Быел Башкортстанда, илнең күпчелек өлешендәге кебек үк, кыш җылы, ә вакыты белән аномаль җылы булды. Декабрьдә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән - 4 градуска, гыйнвар аенда 9 градуска югары булды. Февраль аенда республикага салкын Арктика һавасы үтеп керү сәбәпле, температура түбәнәйде, әмма барыбер уртача күрсәткечләрдән артып китү 6 градуска якын тәшкил итте.
kiziltan.rbsmi.ru
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: