Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2020, 10:54

Киләчәк яшьләр кулында!

Кичә Нефтекамада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшьләрнең инновацион һәм техник иҗат мәйданчыкларында булды.Төбәк җитәкчесе урбанистлар белән очрашты, алар Нефтекамада булачак масштаблы халыкара шәһәр арт-проектлары фестивале турында сөйләде.

Төбәк җитәкчесе урбанистлар белән очрашты, алар Нефтекамада булачак масштаблы халыкара шәһәр арт-проектлары фестивале турында сөйләде.
Анда тугыз илдән 42 рәссам катнашачак. Торак пунктларының эстетика елы кысаларында оештырылган фестиваль өч этапта узачак. Беренчесе – “Меморандум” – 15 апрельдән 8 майга кадәр үтәчәк. Бөек Җиңүгә багышланган иң яхшы рәсемнәр шәһәрне бизиячәк.
Икенчесе – "Урал-арт фест" – 2 майда башланып, 1 июньдә тәмамланачак. Өченчесе – "Ленд-арт фест" августта үтәчәк. Анда агач скульптуралар иҗат итү күздә тотыла.
Республика җитәкчесе IT-белгечләр өчен форум-хакатонның Нефтекамадагы беренче мәйданчыгында булды. Ул Русиянең төрле төбәкләренән катнашучыларны берләштергән.
Белгечләр шөгыльләнүче мәсьәләләр исемлегендә – онлайн режимда автопоездлар хәрәкәтен күзәтү, хаклар мониторингы системасы һәм башкалар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kil-ch-k-yashl-r-kulinda-143602/
Читайте нас: