–Уңышсыз гаиләләргә исәп алучылар участок уполномоченныйлары белән берлектә йөриячәк. Моның өчен аларның исемлеген алдан ук әзерләү таләп ителә. Әлегә кадәр гадәттән тыш хәлләр булмады, бу юлы да мөһим кампания тыныч шартларда үтсен өчен барысын да эшләргә тиешбез, – диде ул.
Гөлнара Таһир кызы шулай ук комиссия әгъзаларын халык исәбен алу чарасының оештыру планы белән таныштырды. Әлеге көндә стационар исәп алу участокларын урнаштыру өчен алты бина таләп ителә. Бүгеннән бу мәсьәләне хәл итәргә кирәклеге билгеләнде.
Чираттагы мәсьәлә – мәгълүмат-аңлату эшләре барышы турында комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район Советы секретаре Албина Шәйморатова чыгыш ясады.
–Авыл Советлары, мәгариф оешмалары белән берлектә исәп алу кампаниясен үткәрүгә әзерлек эшләре даими үткәрелә, әлеге темага багышланган төрле конкурслар оештырыла. Бу эш алдагы айларда да дәвам итәчәк. Барлык авыл Советларында, учреждение һәм предприятиеләрдә стендлар булдырылды, – дип белдерде ул.
Утырыш ахырында комиссия әгъзалары укучылар тарафыннан рәсемнәр һәм плакатлар конкурсына җибәрелгән эшләрне карады. Киләсе утырышта бу эшләргә йомгак ясалачак.