Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 март 2020, 12:17

Умартачыларның бердәм реестры эшләнәчәк

Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары кысаларында Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәк органнары һәм тармак берләшмәләре белән берлектә умартачыларның бердәм реестрын эшли. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, умарталыклар паспорты, аларның тору вакыты һәм урыны турында мәгълүмат булачак. Бу хакта авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов хәбәр итте.

"Якын арада агро-сәнәгать комплексының төбәк идарә органнары, тармак берлекләре, умартачылар һәм аграрийлар белән берлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, умарта паспортлары, аларның булу вакыты һәм урыннары турында мәгълүмат белән умартачыларның бердәм реестры эшләнәчәк. Бу базарның үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта бал кортларының пестицидлар белән агулануын профилактикалау, үсемлекләрне серкәләндерү культурасын үтәү, сәнәгать умартачылыгын үстерү һәм җитештерелә торган продукцияне сәүдә челтәрләренә чыгару буенча эшне дәвам итәргә кирәк", - дип белдерде Джамбулат Хатуов.
Хәзерге вакытта умартачылык халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында тупланган - алар өлешенә 94 процент умарта оясы туры килә. Бал җитештерү буенча лидер төбәкләр булып Башкортстан, Приморье һәм Алтай крайлары тора.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: ТАСС сайтыннан.

Читайте нас: