Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 март 2020, 18:50

Короновирус таралу сәбәпле, Русия төбәкләрендә махсус тәртип кертелә

Тәүгеләрдән булып махсус тәртип Липецк өлкәсендә кертелә. Бу хакта төбәк хакимияте сайтында хәбәр ителә. Мондый ук тәртип тагын бер субъектта теркәлә.

Тәртип кагыйдәләренә ярашлы, урындагы халык үзендә ОРВИ билгеләре сизгән очракта урамга чыкмаска, кичекмәстән табиб чакыртырга тиеш. Эш бирүчеләр хезмәткәрләренең хезмәт урыннарында тән температураларын үлчәп тору мөмкинлеге тудырырга бурычлы. Тайпылышлар булган очракта, андыйларны эштән азат итү зарур.
Өлкәннәр һәм короновирус очраклары теркәлгән илләрдән кайткан гражданнар аерым игътибарга алына.
Бүгенге көнгә Русиядә 20 кеше бу төр вирус йоктырган.
Альфия Салимгараева
фото: pixabay.com.
Читайте нас: