Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2020, 23:00

Адашырлык урманнарның чиге кайда?

Национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары урманнары исәпләүне дә үз эченә ала.

Күптән түгел республика Урман хуҗалыгы министрлыгында Башкортстан Хөкүмәте вәкиле катнашлыгында чираттагы эшлекле утырыш үтте.
- Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында урманнарның чикләрен билгеләү кирәк. Шулай ук шәһәрдәге урманнарны кадастр исәбенә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына урманчылыкларның санын билгеләү өчен закон чыгару кирәклеге турында документлар пакеты әзерләү мөһим, - диде республика урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Вахитов.
Бүген муниципаль берәмлекләр үзләре дә шәһәр урманнарының исәбен алып бару өчен матди нигез әзерли. Бу, үз чиратында, әлеге мәсьәләне урындагы власть органнарының аңлавын күрсәтә.
Читайте нас: