Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 март 2020, 22:50

Владимир Путин Конституциягә президент срокларын яңартырга мөмкинлек бирүче төзәтмәләрне хуплады

#ВладимирПутин

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Конституциягә Русия Президенты срокларын яңартырга мөмкинлек бирә торган төзәтмәләргә үз фикерен белдерде. Дәүләт думасы депутатлары төзәтмәләрне хуплады: “әйе” - 380, “каршы” - 44.
10 мартта, Дәүләт думасы утырышында чыгыш ясаганда, Владимир Путин Конституциягә президентлык срокларын юкка чыгару турындагы төзәтмәләрне хуплады, аларны Конституция суды расласа гына, бу мөмкин булачак, дип аныклады.
“Асылда бу вариант (президент срокларын юкка чыгару турында) мөмкин булыр иде, ләкин бер шарт белән: Конституция суды рәсми нәтиҗә бирсә, мондый төзәтмә Конституциягә каршы килмәячәк. Без бит яңа Конституция кабул итмибез, ә аңа әһәмиятле төзәтмәләр кертәбез, - диде Владимир Путин.
Шул ук вакытта, ул Конституциядән президент сроклары саны буенча чикләүләрне бетерүгә каршы чыкты. Шулай ук ул Дәүләт думасына вакытыннан алда сайлаулар үткәрүдә ихтыяҗ күрмим, дип белдерде.
Конституциягә үзгәрешләр турындагы закон проектына президент срокларын бетерү турындагы төзәтмәләрне кертергә “Бердәм Русия”дән депутат Валентина Терешкова тәкъдим итте, дип яза “Башинформ”.
Читайте нас: