Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март 2020, 00:05

"Хәвефсез Интернет ае"

Национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бу көннәрдә мәктәп укучылары өчен ачык лекцияләр уздырыла.
“Хәвефсез Интернет ае” акциясе 2 мартта башланды. Аңа рәсми старт 2нче “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәктәп форумында бирелгән иде. Чарада Югалган һәм каза күргән балаларга ярдәм үзәге экспертлары акциянең максатлары һәм бурычлары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук педагоглар һәм ата-аналар өчен “Интернетны ничек хәвефсез итәргә?”дигән осталык дәресләре үткәрелде.
“Без балаларны гап-гади кагыйдәләргә өйрәтәбез: светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгарга, таныш булмаган өлкәннәргә ияреп китәргә ярамый. Интернеттан файдалануда да шундый ук “юл кагыйдәләре” булырга тиеш. Хәвефсез Интернет дәресләре мәктәп программасына кертелергә тиеш дип саныйм. Быел “Хәвефсез Интернет ае”, Башкортстаннан тыш, Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Хабаровск краенда һәм Сахалинда, үткәрелә", — дип ассызыклады Ярдәм үзәгенең Попечительләр советы рәисе Елена Мильская.
Уфаның 3нче һәм 39нчы гимназияләрендә, шулай ук 83 һәм 153 санлы лицейларда урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Хәвефсез Интернет" дәресләре үтте. Аларда барлыгы 300гә якын укучы катнашты.
Башкортстан башкаласыннан тыш, Ярдәм үзәге белгечләре республиканың башка шәһәрләрендә, шул исәптән Стәрлетамак, Октябрьский һәм Туймазыда, мәктәп укучылары өчен ачык лекцияләр уздырачак.
Төбәк педагоглары өчен аерым белем бирү чаралары каралган. Махсус семинарларда укытучылар төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Хәвефсез Интернет" дәресләрен ничек оештырырга кирәклеге турында беләчәк. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Санлы белем бирү мохите" төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Шулай ук, апрельдә балаларның мәгълүмати хәвефсезлеген арттыруга юнәлтелгән социаль реклама булдыру буенча конкурс игълан ителәчәк. Конкурсантлар үз эшләрен “Рәсем” һәм “Видео” номинацияләрендә җибәрә ала. Конкурста җиңүчеләр оештыручылардан махсус призлар алачак.
Фото geografiyadobra.
Читайте нас: