Конституциягә төзәтмәләр өстендә эш төгәлләнде. Финал тексты Федерация Советында расланды. Закон чыгару җыелышларында бөтен ил буенча тавыш бирү тәмамланды. Тик әлегә болар барысы да - кәгазьдә генә. Алда - бөтен халык тавыш бирүе. Нәкъ менә ил гражданнары бу мәсьәләдә төп, хәлиткеч сүзне әйтәчәк. Бу хакта ER.RU сайтына "Бердәм Русия" Генераль советы секретаре Андрей Турчак белдерде.
Ул Русия Президенты Владимир Путинның төрле этапларда төзәтмәләр өстендә эшләүдә актив катнашуын искәртте. "Үз өлешен "Бердәм Русия" дә кертте - эш төркеме дәрәҗәсендә дә, төбәкләрдә дә, Дәүләт думасында да да", - диде Андрей Турчак.