“Билгеле булганча, Конституцион суд безнең Төп законга төзәтмәләрнең законлылыгын раслады. Бу эшче төркемнең намус белән эшләвен аңлата. Бәхәсләр күп булды, алар хәзер дә тынмый, тик мин күп кенә төзәтмәләр гади кешеләрне яклауга юнәлтелгән дип саныйм. Пенсияләр һәм социаль түләүләрне, пособиеләрне индексацияләү турындагы пунктлар аеруча мөһим. Дәүләтнең Төп законына беркетелгән мохтаҗ гражданнар турында кайгырту бик урынлы.
Мин туган телләр турындагы пунктлар өчен чын күңелдән шат. Конституциядә, дәүләт барлык халыкларга туган телләрен саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли, дип язылган. Республика үзенең дәүләт телләрен власть органнарында, дәүләт учреждениеләрендә дәүләт теле булган урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә урнаштырырга хокуклы.
Шушы һәм халык өчен мөһим булган башка төзәтмәләр, әгәр без сайлау участокларына килеп, уңай тавыш бирсәк, үз көченә керәчәк. Читтә калмаска чакырам, чөнки бу дәүләттә безгә, балаларыбызга яшәргә бит”, -- диде ул.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-gadi-keshel-rne-yaklauga-yun-ltelg-n-179120/