Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2020, 17:20

"Конституциягә төзәтмәләр халык соравына нигезләнеп кертеләчәк"

11 мартта Дәүләт думасы өченче укуда Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул итте. Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Илдар Бикбаев Төп законга үзгәрешләр турында үз фикерен белдерде.

- Социаль блокка кагылышлы үзгәрешләрне аерым билгеләп үтәсем килә, бу - яшәү минимумының зурлыгыннан ким булмаган минималь хезмәт хакын гарантияләү, пенсия белән тәэмин итү принциплары, шулай ук пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индексацияләү. Болар, һичшиксез, ярдәм өлкәсендә уңай вектор, беренче чиратта, гражданнарның аз якланган категорияләрен хәстәрләү чагылышы, - диде Илдар Бикбаев.

"Русия эзтабарлык хәрәкәте"нең Башкортстан Республикасындагы эшчәнлегенә нигез салучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, депутат, шулай ук, илнең Төп законында Русия Федерациясенең Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәт итүе, аларның батырлыгының әһәмиятен киметүгә юл куймавы турындагы положениеләрнең ныгытылуын билгеләп үтте.

"Дәүләт тарафыннан балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә ярдәм итүче шартлар булдыруга аерым игътибар бирелде. Русия Конституциясенең 114нче мәддәсенә кагылган үзгәрешләр Русия Федерациясе Хөкүмәтенә коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү, аларның дәүләт сәясәтен эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашуын тәэмин итү буенча вәкаләтләр бирә. Конституция нормасын конкрет эчтәлек белән тулыландырып, без сайлаучыларның хокукларын, безнең мәдәниятне, тарихи хәтерне һәм Русиянең бөтенлеген якладык ", - дип саный Бикбаев.

Тормышның төрле өлкәләренә кагылучы төзәтмәләрнең зур күләменә карата гражданнарда сораулар да тудырды. Бу җәһәттән Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин депутатларга үзләренең сайлау округларында аңлату эшләре үткәрү турында йөкләмә бирде, дип ассызыклады Илдар Бикбаев.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-halik-soravina-nigezl-nep-kertel-ch-k-179268/

Фото: youtube.com
Читайте нас: