Социаль челтәрләрдә моны дәлилләүче видеоязма барлыкка килде. Тәрәзә юа торган сыекчага охшаш матдә тутырылган савытлар күренә анда. Кәгазен алыштырып ябыштырып, халыкны алдарга тырышалар, дип язучылар да бар әлеге видео астына.
Бүген күп кенә сәүдә үзәкләрендә һәм даруханәләрдә сатуда антисептиклар калмаган. Әмма аларны интернет-кибетләрдән табып була, диләр. Антисептикның 50 миллилитры өчен хак 100 сумнан 350 сумга кадәр җитә. Күләменә һәм кайда җитештерелүенә карап, бәясе үзгәрә икән.
Авырудан сакланам, дип, билгесез сыекча сатып алып, сәламәтлегегезгә зыян китерә күрмәгез!