Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 март 2020, 17:25

Карабодайга кытлык булмас!

Русиядә карабодай запасы җитәрлек, -дип хәбәр итте РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы.Кулланучылар ихтыяҗын канәгатьләндерерлек карабодай бар. Өстәвенә ул төп азык булып тормый да әле. Көндәлек азык-төлеккә кергән ит, сөт, икмәк җитештерү күләме арта, диелә.

2020 елда карабодай игү мәйданнары 51,6 мең гектарга арттырылачак.
-Өч ел карабодай беркемгә дә кирәкмәде, ә бүген килеп барысына да кирәк. Бүгенге көндә чәчү мәйданы структурасы яңадан карала. Карабодайны 1,5-2 еллык запас булдыру өчен күбрәк мәйданда чәчәчәкбез. Барысы да контрольдә, -дип оператив штаб утырышында белдерде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.
фото yandex.ua
Читайте нас: