Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2020, 12:21

БЕРДӘМ ҺӘМ УЯУ БУЛЫЙК!

Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев белән әңгәмә

– Рушан Кадимович, коронавирус буенча дөньядагы, илдәге, республикадагы хәлләрне белеп торабыз. Бүген район буенча мәгълүматны Сездән хакимият башлыгы гына түгел, штаб начальнигы буларак та беләсе килә.
– Хөрмәтле якташлар! Беренчедән, сезнең алда гафу үтенәсем килә – алдарак мөрәҗәгать итә алмадым. Соңгы көннәр шундый тыгыз, мәшәкатьле булды, ситуацияләр сәгатьләп үзгәрде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч кенә бертөрле билгелек барлыкка килде һәм мин сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Яңа коронавирус инфекциясе, чынлап та, бик куркыныч! Безнең һәм сезнең бурыч – барлык хәвефсезлек чараларын да төгәл үтәү. Власть тарафыннан күп эшләр башкарыла: штаб тәүлек әйләнәсенә эшли. Безнең максат – районда инфекцияне булдырмау. Ә бу вирус безгә читтән генә керергә мөмкин. Шуңа да без чит илләрдән, төбәкләрдән кайткан гражданнарны ачыкларга, аларның үз-үзләрен изоляцияләвенә ирешергә тиеш. Ягъни алар ике атна өйләрендә генә утырырга бурычлы. Монда инде бик күп нәрсә кешенең аңлылыгыннан, тәртиплелегеннән тора. Үз-үзеңне изоляцияләүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлап җиткермәүчеләр дә бар. Әйтик, районның ике кешесе эпидемия вакытында чит илдә ял итеп кайта һәм, берни дә булмагандай, элеккечә яшәү рәвешен дәвам итә. Алар ачыкланды һәм җәзага тарттырылачак.
Җәза хакында сүз кузгаткач, аңа да ачыклык кертеп үтик. Күп төбәкләрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Моны ничек аңларга? Барысы да өйләрендә утырырга тиеш. Бик кирәк очракта кибеткә яки даруханәгә генә чыгып керергә рөхсәт ителә. Күпчелек оешма-предприятиеләр ябык. Эшкә барган гражданнар район территориясе буенча мотлак рәвештә пропуск ярдәмендә генә йөри. Хокук саклау органнары тарфыннан тикшерүләр оештырылды. Закон бозучылар ачыкланса, алар кичекмәстән җәзага тарттырылачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозганнарга карата штрафлар аз түгел: гражданнар өчен 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, әгәр дә башка берәүне зарарласа яки үлүгә сәбәпче булса, 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Җинаять җаваплылыгына тарттыру да каралган. Шулай ук интернетта «фейковый», ягъни ялган хәбәр таратучыларны да кисәтеп үтәсе килә – монда инде штраф күләме 300 мең сумнан 5 миллионга кадәр барып җитә!
Әлеге вакытта чит илләрдән кайткан гражданнар белән эшләүче мобиль төркемнәр зур эш алып бара. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында социаль хезмәткәрләр эше бермә-бер артты. Алар үз хезмәте турында тәфсилләп сөйләр.
– Әгәр дә вирус безнең районга да килеп керсә, сәламәтлек саклау учреждениеләренең әзерлеге ни дәрәҗәдә?
– Район үзәк дәваханәсендә бу максатта зур эшләр алып барыла. Медиклар хәрбиләр кебек. Мондый ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тотарга, нинди алгоритм белән барырга икәнен аларга институтта ук салына. Өстәп әйтәм, дәваханәне без бик җентекләп әзерлибез. Табибларга тәүлек әйләнәсенә өйләренә кайтмый гына эшләү өчен дә мөмкинлекләр булдырылды.
– Коронавируска дөнья кризисы да өстәлде, нефтьнең хакы төште. Республикада икътисадка ярдәм иткән программа кабул ителде…
– Соравыгызны аңладым. Илдә, республикада бизнеска ярдәм итү өчен чаралар тормышка ашырыла. Бу эре сәнәгатькә генә кагылмый, монда инде кече һәм урта эшкарлык, авыл хуҗалыгы турында да сүз бара. Бу коры сүзләр түгел, ә реаль акча бүленү. Шул исәптән аңлату эшләре алып барыла: брифинглар, министрлар, министрлыкларның җаваплы шәхесләре, ведомстволар чыгышы һ.б. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре башкарган эш тә югары дәрәҗәдә. Дөресен әйтергә кирәк: икътисадка авырга туры киләчәк. Шул исәптән район бюджетына да. Аны яңадан карап чыгачакбыз һәм кайбер чыгымнарны киметеп тә торырга кирәк булачак.
Ышанасы килә: мондый катлауы вакыт күп идеяләргә этәргеч бирер. Менә миңа районда он запасын тулыландырырга кирәк дип әйттеләр. Ә ни өчен үзебезнең ашлыкны он итеп тарттырмаска? Районда җитештерелгән ашлык оныннан менә дигән икмәк пешерүчеләрне беләм. Безнең бодай составында фәлән-фәләннәр җитешми, диләр. Ә бит без аңардан макарон ясамыйбыз. Димәк, бары тик тәгәрмән генә куясы бар. Ә ашлык җитәрлек. Шул ук сүзләр ит һәм сөт продукциясенә дә кагыла.
– Карантин чараларга әйләнеп кайтыйк. Белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары хакында ни әйтерсез?
– Укучылар әлеге вакытта каникулда. Ә укытучылар өчен кызу көннәр – алар дистанцион укыту системасына төшенә. Бу, әлбәттә, җиңел түгел, әмма өйрәнергә кирәк. Балалар бакчалары ял атнасыннан соң гадәти режим белән эшен дәвам итәчәк, тик барлык хәвефсезлек чараларын төгәл үтәп кенә.
– Сәүдә үзәкләрендә кайбер товарларның хаклары күтәрелү күзәтелә. Мониторинг алып барыламы? Андый сатучылар белән ничек көрәшергә була.
– Әлбәттә, без моны күзәтеп торабыз. Авырлык нидә? Аланың күпчелеге челтәрле кибетләр. Дөресен генә әйткәндә, алар белән көрәшү авыр. Икенче яклап уйласак, күп нәрсә үзебездән тора: паникага бирелми, киштәләрдән барысын да сыдырып алмасак, товарлар озаклап ятса, алар хак төшерергә мәҗбүр булачак бит.
«Данлыклы» имбирь хакында берничә сүз. Әйтегез әле, безгә ул «алтын» тамыр бик кирәкме? Юк икән, юк. Үзебездә җитештерелгән башка файдалы азыклар азмы әллә? Әйтик, бал, җиләк-җимеш. Хәтта гап-гади чөгендер дә кайбер файдалы элементлар буенча чит ил продукциясен узып китә.
Ә менә кайбер даруларның җитешмәве борчу тудыра. Сәламәтлек саклау министрлыгы моның белән шөгыльләнә. Битлекләр хакында да әйтеп үтик. Алар чынлап та юк дәрәҗәсендә. Монда да сорау туа: ни өчен безгә аны көтеп утырырга? Менә дигән битлеклрәне үзебез дә тегеп кия алабыз.
– Без берничә төбәк белән чиктәшбез, кешеләребез анда эшкә йөри. Алар белән бәйләнеш ничек оештырылган?
– Пермь краенда хәл безнеке кебек: шул ук карантин чаралары, шул ук изоляция. Әгәр дә кешенең пропускы бар икән (әйтик, Аксәет кешесе Куеда ит комбинатында эшли) аңа берни дә янамый, эшләсен. Хакимият тә, хокук саклау органнары да тулы бәйләнештә эшлибез.
Якташлар! Әйдәгез, авыр сугыш чорларындагы кебек бердәм һәм уяу булыйк. Бу да үзенә күрә сугыш. Инфекцияне районга керетмик. Йортларыбыз җылы, якты, кибетләрдә азык-төлек бар. Безгә бары тик сак булырга гына кирәк.
Рәфит Фәйзрахманов әңгәмәләште.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: