Хөкүмәт патронаж хезмәтләренең эш тәртибе турындагы нигезләмәләрне әзерләргә тиеш булачак.
Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә, нинди дә булса керемнәре булуга карамастан, инвалид балаларны караучы ата-аналарга яки I төркем инвалидларны караучыларга, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләрен карарга кушты.
Тагын Владимир Путин беренче төркем инвалидларын, шулай ук даими рәвештә карауга мохтаҗ яки 80 яшькә җиткән өлкәннәрне караучы эшкә яраклы гражданнарга айлык компенсация түләүләрен индексацияләргә күрсәтмә бирде.
Хөкүмәт медицина һәм социаль хезмәтләр күрсәткәндә патронаж хезмәтләренең эш тәртибе турындагы нигезләмәләрне әзерләргә, шулай ук патронаж хезмәткәренең профстандартын эшләргә тиеш.
Сентябрьгә кадәр Министрлар Кабинеты өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак сроклы карау системасын булдыру һәм гамәлгә кертү буенча пилот проектын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарырга тиеш. Һәм уңай бәя алган очракта, барлык төбәкләрдә дә системаны закон белән беркетү турында тәкъдимнәр кертергә тиеш.