Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2020, 23:25

Америка бик ачулы

АКШ президенты Дональд Трамп 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын тәнкыйтьләде.

Ул Оешманың коронавируска каршы көрәшүдә уңышсызлыкка таруын билгеләде. “Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы иң күп акча чыганакларын АКШтан ала. Без акча бүлүне туктатырга җыенабыз. Ни өчендер ул Кытайга зур игътибар бүлә, ә бит аңа АКШ күбрәк иганәчелек итә”,—дип кызды Америка лидеры. Кызуын да кызар, чөнки бүген АКШ коронавирус йоктыручылар саны буенча дөньяда беренче урынга чыкты — анда чирне 400 меңнән артык кеше йоктырды, 15 меңгә якын кеше үлде.Хәзер килеп АКШ Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бюджетына взнослар түләүне туктату мөмкинлеген карый. Хәер, әле бу хакта аерым карар кабул ителмәгән, әлегә финанслауны туктату мөмкинлеген өйрәнмәкчеләр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, чикләүләрне алмаштырмагыз, чир йоктыручылар һәм үлүчеләр саны күбрәк булачак дип, коронавируска каршы көрәштә чараларны вакытыннан алда йомшартмаска чакырды. Кызганычка каршы, андыйлар бар. Әнә, күп илләрдә коронавирус үзенең иң югары ноктасына җитмәвенә карамастан, Австрия белән Дания кайбер чикләүләрне алып ташларга өлгерде. Анда кайбер кече предприятиеләрне һәм мәктәпләрне ачарга җыенганнар.
Халыкара белгечләр, хөкүмәтләр отчетларына һәм статистикага таянып, төрле илләрдә карантин бетү срокларын фаразлады. Русиядә ул, зарарланулар май башларына туры килүе сәбәпле, июнь урталарына яисә июль ахырында тәмамлануы ихтимал дип аталды. АКШ һәм Германия буенча да шундый ук фаразлар яңгыратылды.
Фото Yandex.ru
Читайте нас: