Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2020, 16:55

Яңа комендант сәгате белән танышыгыз

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында коронавирус пандемиясенә бәйле яңа чикләү чаралары турында хәбәр итте.

65 яшьтән өлкәнрәкләргә 18:00дән 10:00гә кадәр урамда йөрү тыела.
Балалар өчен дә комендант сәгате кертелә — аларга кичке 18 сәгатьтән көндезге 13 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында булу тыела. Ягъни, өйдән чыгып китү, мәсәлән, ата-аналар соравы буенча кибеткә бару өчен балаларның биш сәгате бар. Режимны бозган өчен штрафларны ата-аналар түләячәк.
Моннан тыш, җитәкче үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен штрафлар күләмен арттыру мәсьәләсен күтәрде. Мондый чаралар тагын ике атна дәвам итәчәк.
фотоirbit.info
Читайте нас: