Әлегә 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге 20 волонтер исәпләнә. Алар арасында төрле категория гражданнар бар: укытучылар, социаль хезмәткәрләр, яшьләр советы, «Батыр» клубы әгъзалары, балалар һәм үсмерләр мәктәбе тренерлары. Шунысы куанычлы, ирекмәннәр саны көннән-көн артып тора. Ярдәмгә чыгу өчен район хакимияте тараыфыннан билгеләнгән водитель дежур тора.
Волонтерлык хезмәте 2 апрельдән башланып китте. Ирекмәннәр телефон аша«кайнар элемтә»гә килгән заявкалар буенча ярдәмгә ашыга: мохтаҗ булганнарга азык-төлек, дару препаратлары, кирәк-ярак илтеп бирә.
Волонтерлар алдан ук тиешле инструктаж үтте. Моңа ярашлы, алар йортларга барганда маска, перчаткалар кия, антисептиклар куллана, гражданнар белән дистанция саклый. Мошенниклар белән бутамас өчен безнең волонтерларны зәңгәр куртка, ак бейсболкаларыннан танып була. Үзләре белән мотлак паспорт һәм пропуск йөртәләр. Әлеге көнгә «кайнар элемтә» аша барлыгы 13 заявка алынды. Киләчәктә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Әгәр сезгә волонтерлык ярдәме кирәк икән, 2-17-83 телефонына шалтыратырга кирәк. Мондый эш башка авыл Советлары биләмәләрендә дә оештырылды.