Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, рейтинг лидеры – Мәскәү өлкәсе. Әлеге күрсәткечне төзегәндә барлыгы 84 төбәк каралган.
Узган елда "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" төбәк проекты кысаларында республикада 140 парк һәм сквер, 500 тирәсе ихата төзекләндерелде.
Өстәвенә, былтыр Башкортстанның 5 муниципалитеты кече шәһәрләрдә һәм тарихи территорияләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Җиңүчеләр булып түбәндәге проектлар танылды: "Николо–Березовка. Туган якка кайту", "Агыйдел дулкыннары", "Дүртөйле. Яңа энергия", "Башкортстанның төньяк капкалары" (Яңавыл шәһәре) һәм "Каенлык тракты" (Мәләвез шәһәре).
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен 319,5 миллион сум акча бүленгән.
Фото: mgazeta.com сайтыннан