Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 апрель 2020, 16:30

Милли костюмнар бәйрәме

17 апрельдә Башкортстан халкының Милли костюмнар көне уңаеннан онлайн форматта чаралар оештырылачак.

БР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу көнне тәбәндәге чаралар көтә:
-Мастер-класслар, видеолекцияләр, күргәзмәләр, презентацияләр һәм дәресләр үтәчәк. БР Халыклар дуслыгы йортында милли киемнәргә багышланган 26 төрле чара әзерләнгән. Алар барысы да үткәрү планына ярашлы БР Халыклар дуслыгы йортының YouTube-каналында урнаштырылачак;
- «Милли башкорт киеме» укучылар өчен ачык онлайн-дәрес;
-Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте, Башкортстан җирлегендә яшәгән халыкларның милли костюмнары дөнья мәдәниятенә багышланган онлайн дәресләр (белем бирү уреждениеләренең рәсми сайтларында);
-«Милли киемнәрдә фото» республика флешмобы. Үзеңнең фотоларыңны #нацкостюмрб #нацкостюм_дднрб #ялюблюнацкостюм хештегы белән Vkontakte, һәм Instagram социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк. Катнашучыларның эшләре БР Халыклар дуслыгы йортының рәсми аккаунтларына күчереп алыначак. Нәтиҗә буларак катнашучыларның фотолары белән видеоролик БР Халыклар дуслыгы йортының Youtube-каналында 18 апрельдә дөнья күрәчәк һәм аның социаль челтәрләренә күчереләчәк;
- «Самобытность. Культура. История. Этномода. Стиль» интернет-фешмобы. Социаль челтәрләрдә милли киемнәрдән төшкән фотоларны #милликейем #национальныйкостюм #мкрб #рцнтрб #мыедины #беҙберҙәм хештегы белән урнаштырылачак;
-башкорт һәм урыс милли кием элементларын эшләү буенча онлайн мастер-класс сериясе (БР Халыклар иҗаты республика үзәгенең рәсми сайты, Instagram, Facebook, YouTube-канал);
- БР Милли музей заллары буенча милли киемнәр виртуаль күргәзмәсе (рәсми сайт);
-«Мин милли киемдә» бию флешмобы: Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле фондыннан Русия халыклары биюләрен күрсәтү (рәсми сайт, YouTube-канал, Vkontakte, Instagram).
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: