Тагын бер машина – “Лада Веста”ны “Наша забота” Бердәм волонтерлар үзәгенә бирделәр.
– Бу санитар автомобильне өлкән яшьтәгеләрне диспансер күзәтү өчен файдаланачакбыз. Беренче чиратта Уфа районы участокларына чыгачакбыз. Машинага төшерелгән #Спасибоврачам логотибы мондый җиңел булмаган вакытта табибларның һәрвакыт яныбызда икәнен искә төшерәчәк, – ди 21нче дәваханәнең поликлиника мөдире Марат Шәрәфетдинов.
“Лада Веста” автомобиле шул көнне үк авыр хәлдәге гаилә янына ярдәмгә ашыкты. Олия Әсәдуллина - Республика клиник дәваханәсе хезмәткәре, ул өйдә карантинда. Аның белән өйдә 10 яшьлек улы һәм операция кичергән өлкән яшьтәге әнисе бар. Олия Әсәдуллина гаиләсе өчен бик кайгыра һәм волонтерлар ярдәменә мөрәҗәгать иткән. Волонтерлар аңа азык-төлек һәм ризыкларны өйгә китерүче “FARFOR.RU” рестораннар челтәренең бушлай төшке ашын алып килгән.
– 21нче дәваханә – пациентлар саны буена иң зур дәваханәләрнең берсе, шуңа күрә транспортны нәкъ аларга бирергә карар кабул ителде. Икенче автомобиль табибларны дежурлыкка һәм волонтер-медикларны чакыруларга йөртергә ярдәм итәчәк. Без иң беренче медицина ярдәменә өстенлек бирәбез, – дип аңлатты “Бердәм Русия” төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.