Әлеге чаралар Башкорстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фото һәм видео яздыру системасын камилләштерү проекты һәм Владимир Путинның май указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында башкарыла. Проект кысаларында, 380 комплекска өстәп, тагын 115 фотовидеотеркәү комплексын урнаштыру тәмамланды. Камералар 27 муниципаль берәмлек автомобиль юлларына куелган. Элегерәк хәбәр ителгәнчә, дәүләт контракты нигезендә, Башинформсвязь оешмасы 62 районда 609 камера урнаштырачак. Бүгенгесе көндә төбәктә 495 комплекс урнаштырылган. Калган 114 комплексны файдалануга тапшыру 2020 елның 1 маена кадәр планлаштырылган.