Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2020, 23:40

Коронавирус таралу буенча Башкортстан Италияне кабатлармы?

Коронавирус таралу буенча Башкортстан, кызганычка каршы, Италиянең ачы тәҗрибәсен кабатларга мөмкин, дип кисәтә кайсыбер экспертлар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, бүген бездә 213 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы расланды. Аларның 14е савыгып дәваханәдән чыкты, 8 кеше үлде.
Исегезгә төшерәбез, республикада коронавирус йоктыручылар барлыгы 24 мартта билгеле булды. Алар Европадан турдан кайтучылар иде. Аннан соң ике атна буенча чирләүчеләр саны берәмләп арта барды. 4 апрельгә аларның саны 10га җитте. Әмма COVID-19 вирусына шикле 85 кеше ул вакытта дәваханәдә иде инде.
6 апрельдән хәл кинәт үзгәрде. Ике ай дәваханәдә ятып, бакыйлыкка күчкән 80 яшьлек пациентның коронавирус йоктырганлыгы билгеле булганнан соң, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе карантинга ябылды. 1200 кеше – хезмәткәрләр һәм пациентлар – бүген дә анда кала.
Шуннан соң куркыныч вирус белән чирләүчеләр саны көн саен арта башлады. Әлеге көндә республиканың 40тан артык муниципалитетында коронавирус йоктыручылар бар дип белдерде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. Аларның күбесе Куватов исемендәге дәваханәдә ятып чыккан булган. Күбесе, ихтимал, нәкъ шунда йоктырган дип фаразлана.
Аннан соң республикада төрле дәваханәләрнең бүлекләре, пациентларда коронавирус ачыклану яки чиргә шик булу сәбәпле, карантинга ябылды. “Бүген 7700дән артык кеше өйләрендә үзизоляциядә, табиблар күзәтүендә тора”, – диде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Куватов исемендәге дәваханәдәге вакыйга – дөньядагы мондый хаталарның берсе генә. Италиядә дә COVID-19 эпидемиясе таралу шундый хатадан башланган иде, диләр экспертлар.

Чыганак: www.bashinform.ru

Читайте нас: