Бу – 40 яшьтән өлкәнрәк ир. Ул Миланнан кайткан, диде Чучалин.
Бу иргә коронавирус диагнозы 27 февральдә куелган, дип яза Lenta.ru. Илдә коронавирусны җиңүче беренче кеше булган ул. Шул ук вакытта ул өлкән ата-аналарына да чир йоктрып өлгергән. Әтисе ясалма сулыш алдыру аппаратында яткан, әнисе чирне җиңелрәк кичергән, дип яза мәгълүмат чаралары.
15 апрельгә Русиядә 24,5 меңнән артык коронавирус йоктыручы исәпләнә. Әлегә вирус Алтай республикасында гына теркәлмәгән.
Әйткәндәй, дөньяда беренче булып коронавирусны йоктырган кешене дә тапканнар. “Нулевой” авыру Кытайның Ухань шәһәрендәге лаборатория хезмәткәре булып чыккан.