Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2020, 01:20

Слива уңышын ничек арттырырга?

Слива беренче карашка талымсыз җимеш агачы кебек тоела. Әмма мул уңыш алырга теләсәгез, кайбер кагыйдәләрне үтәргә әзер булыгыз.

Барлык сөяк төшле җимешләр - слива, чия һ.б. булачак уңышны формалаштыру өчен кальцийга мохтаҗ. Мәгълүм булуынча аның күп өлешен известьтән алырга була. Слива һәм чия агачы кәүсәсен 1:1 нисбәтендә кызыл балчык һәм известь кушып аклау бик яхшы нәтиҗә бирә. Бу ысулның тагын бер ​​файдалы ягы бар. Мондый аклау, язын агач кабыгының ярылуыннан һәм дым югалудан саклый.
Җимеш уңышын арттыру өчен слива яңа гына чәчәк ата башлаганда, чәчәкләргә бор кислотасы эремәсе сибү бик яхшы булачак. Моның өчен бер чиләк суга 50 гр бор кислотасы салына. Иң мөһиме, истән чыгармыйча, барсын да үз вакытында эшләү. Әлеге гади генә ысулларны кулланганда мул уңыш алуга ирешәчәксез.
Читайте нас: