Ташламалы ипотека алып өлгер!
РФ Президенты Владимир Путин 6,5% ставка белән ташламалы ипотека программасын эшкә кушарга тәкъдим итте. Ил башлыгы мондый шартлар уңайлы торак алырга форсат тудырыр дигән фикерен төзелеш тармагына ярдәм күрсәтү буенча узган киңәшмәдә белдерде.Коронавирус эпидемиясе шартларында яшәгәндә бу тәкъдим русиялеләргә һәм илнең төзелеш тармагы өчен ярдәм булырга тиеш.
“Махсус ташламалы ипотека программасын гамәлгә кертеп, үзебезнең гражданнарга һәм төзелеш тармагына ярдәм итәргә, кешеләргә яшәү шартларын яхшырту өчен өстәмә мөмкинлекләр бирергә тәкъдим итәм. Бу программа кысаларында 6,5 % белән ипотека алу, төбәкләрдә – бәяләре 3 млн сумга кадәр; Мәскәү, Санкт-Петербургта 8 млн. сумга кадәр булган яхшы торак алып, тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк”, – диде В.Путин.
Җитәкче белдерүенчә, ташламалы ипотека программасына бюджеттан 6 млрд сум бүленәчәк.
“Игътибар итегез – ташламалы ставка кредит түләнеп беткәнче гамәлдә кала. Мондый ипотека буенча 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итеп булачак. Хөкүмәттән бу программаны тизрәк эшкә кушуны сорыйм”, - дип өстәде Путин.
“Ил президенты тәкъдим иткән программа Русиядә ипотекага сорату артуына китерер”, -дип белдерде “Альпари” мәгълүмат –аналитика үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Мильчакова.