Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 апрель 2020, 13:05

Һәркемгә 25 мең сум акча таратылачак, диләр...

Мәскәү шәһәр думасы, башкала төбәге һәм Ленинград өлкәсенең муниципаль округлары парламентарийлары Русия Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәт Премьер-министр Михаил Мишустинга илнең барлык гражданнарына социаль түләүләр башлау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Тиешле башлангыч Бәйсез депутатлар ассоциациясе сайтында бастырылган. Мөрәҗәгать авторлары дәүләт тарафыннан "кара көнгә" гаять зур резервлар туплануын искә төшерә һәм алар, нәкъ шундый көн килеп җитте, дип ышана.

Документта, пособиеләр күләме өлкәннәргә - 25, балаларга 15 мең сум тәшкил итәргә тиеш, диелә. Хат авторлары фикеренчә, гражданнарга һәм икътисадка ярдәм бүген бик кирәк. Депутатлар фикеренчә, финанс ярдәме халыкның товарларга түләү сәләтен саклап калырга һәм икътисадка ярдәм ярдәм булачак.

Моннан тыш, парламентарийлар Бәйсез депутатлар ассоциациясе тарафыннан эшләнгән кризиска каршы тәкъдимнәрне тизрәк тормышка ашыруларын таләп итә.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/rkemg-25-me-sum-akcha-taratilachak-dil-r-226294/
Читайте нас: